Яхшы һөнәрләр дөньяда бик күп (6+)

2 август көнне Үзәк балалар китапханәсендә «Я сам» балалар үсеш үзәгеннән килгән укучыларыбыз «Яхшы һөнәрләр дөньяда бик күп» дип исемләнгән шаяннар һәм тапкырлар клубында катнашты. 

профессии
IMG-20220802-WA0021
IMG-20220802-WA0026
IMG-20220802-WA0024
IMG-20220802-WA0025

Чара барышында балалар «Һөнәрне таны» викторинасы сорауларына җавап бирде, карточкада күрсәтелгән һөнәрне танып, сүзсез генә – кул хәрәкәтләре һәм мимика ярдәмендә аңлатып күрсәтте. Укучылар һөнәрләрнең тасвирламалары белән бәйле сорауларга җавап бирде, китап геройлары һөнәрләрен белде, хезмәт турында мәкаль һәм әйтемнәрне дәвам итте. Нәтиҗә чыгарган вакытта «Дөньядагы иң үзенчәлекле һәм кызыклы һөнәрләр» дигән презентация күрсәтелде, балалар аны карап, мәсәлән, Антарктидада Җир йөзендәге сирәк һөнәрләрнең берсе – «пингвиннарны әйләндерүчеләр» барлыгы һәм тагын бик күп гаҗәпкә калдырырлык һөнәр ияләре булуы турында белде.

If you have found a spelling error, please, notify us by selecting that text and pressing Ctrl+Enter.

Поделиться: